Бүген 24.04.18

2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак

13.03.2018 10:17 | ҖӘМГЫЯТЬ Принтерга

2017 елда республикада 984 йортка капиталь ремонт ясалды.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 күпфатирлы йорт ремонтланачак.
 
 
Капиталь ремонт программасы тормышка ашырылган ун елда республикада 14 713 йорт ремонтланды, моңа 53,03 миллиард сум акча җәлеп ителде. 2017 елда 984 йортны ремонтлауга 4,67 миллиард сум акча юнәлтелде.
 
Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 2008 елдан тормышка ашырыла. Программаның максаты – Татарстанда торак фондын торгызу һәм сыйфатын күтәрү, халыкның яшәү шартларын яхшырту.

 

Медиа


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту