Бүген 24.04.18

Азнакай районы Чубар-Абдул авылы мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды - ФОТО

12.03.2018 11:42 | ҖӘМГЫЯТЬ Принтерга

Әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар саф һавада кызыклы уеннар уйнады, биеде.

Көннең шактый салкын булуына карамастан, өйгә кайтырга ашыккан кеше булмады.

Математика укытучысы Л.А.Гыйлфанова җитәкчелегендә тәмле пылау әзерләнде.

Шулай итеп, бәйрәм кунаклары кайнар пылау ашады, әти-әниләр пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчте.

Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, әти-әниләр ,өй мәшәкатьләреннән арынып, ял итте, күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

А.Ф.Фәтхетдинова,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Медиа


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту