Бүген 23.11.17

Азнакай районына яңа федераль судья билгеләнде

14.11.2017 15:14 | ҖӘМГЫЯТЬ Принтерга

Азнакай районына яңа федераль судья билгеләнде

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Азнакай шәһәр суды республиканың югары даирә судлары өчен кадрлар әзерләү базасы булып тора дию һич тә арттыру булмас.

Өч ел элек безгә федераль судья булып килгән Бөгелмә прокуроры урынбасары Лилия Субботинаның да башкалага китүе, бердән, җирлегебез өчен зур югалту булса, икенчедән, карьера баскычыннан үсә баруы сөендерә дә. 

Сишәмбе көнне бу бушлыкны тулыландырып, РФ Президенты фәрманы белән районыбызга яңа федераль судья билгеләнде. 

Коллективны яңа коллегалары белән суд рәисе Йосыф Сәхапов таныштырды. Федераль судья вазифасына яңа гына керешүче яшь белгеч буларак, Илнур Абдуллин тантаналы ант кабул итте.

Лиза Нурлыева

 

Репортажны тулысынча газетабыз битләрендә укыгыз.

Башка ФОТОЛАРНЫ aznakaevo-rt.ru сылтамасына басып карагыз.

Медиа


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту