Бүген 21.11.17

Җәвәһирә Латыйфуллинаны дуслары һәм хезмәттәшләре юбилее белән котлый

14.11.2017 14:04 | КОТЛЫЙБЫЗ Принтерга

Җәвәһирә Латыйфуллинаны дуслары һәм хезмәттәшләре юбилее белән котлый

Хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлис кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз.

Син эшчән, җитез, киң күңелле, туган җанлыклы,олы йөрәкле. Балаларның күңелендә туган телебезне ярату тәрбияләп, бар гомереңне мәгариф өлкәсенә багышладың. Иҗади эшләүче, абруйлы мөгаллимә буларак, сине укучыларың, ата-аналар, хезмәттәшләрең хөрмәт итәләр, яраталар.

Хезмәтеңне “Татарстанның Атказанган укытучысы”, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгеләре, “Хезмәт ветераны” медале, Мактау грамоталары бизи.

Аллаһы Тәгалә Альбертың белән тигезлектә алтын туегызга барып җитеп, балалар-оныкларыңның игелеген, куанычын күреп, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп итсен.

Шатлык белән, парлы бәхет белән,

Үтсен синең алда гомерең.

Сәламәтлек, яшәү рәхәтлеге

Алып килсен сиңа һәр көнең.

Шиһаповлар, Сәетовлар, Халиковлар гаиләләре


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту