Бүген 21.11.17

Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннарны алтын туйлары белән котлыйлар

07.11.2017 13:34 | КОТЛЫЙБЫЗ Принтерга

 Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннарны алтын туйлары белән котлыйлар
Кадерле әнкәй һәм әткәй! Еллар узган саен әти-әни кадере тагын да көчәя, йөрәкнең иң түрендә урын ала икән. Бүген Сезнең парлы тормышыгызның Алтын туе – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең, хөрмәт, ышанычның чагылышы булган матур көн.
 
Азнакайда  яшәүче әти-әниебез Гөлзара һәм Сирин Лотфулиннар инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.
 
Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Үткәннәре матур, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре  өметле аларның. Бер тамчы суны икегә бүлешә белә торган зирәк акыллы, күз карашларыннан бер-беренең йөрәк  авазын тоемлый  алучы сизгер күңелле, без балаларының шушы көндә дә иң зур таянычы булган иң-иң кадерле кешеләребез Сез.
 
Кадерле әти-әниебез! Алтын туегыз белән котлап Сезгә бер-берегезгә таяныч, терәк булып,  йөрәкләрегездәге җылы хисләрегезнең олыгайган көннәрегездә тагын да кайнаррак булып, алдагы көннәрдә дә пар канатлы тигез пар булып, балалар һәм онык-оныкчыкларның игелеген күреп тагын озак еллар бергә гомер кичерүегезне теләп калабыз.
 
50 ел кулга-кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле.
Сезне күңел шуңа ярата.
Гомер буе язсын иде безгә
"Әти-әни" диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
 
Кызыгыз Зәйтүнә, улыгыз Нәфис


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту