Бүген 23.11.17

АЗНАКАЙ сайты "Сорау-Җавап" рубрикасын яңартты

Принтерга

Үзегезне борчыган сорау яки мәсьәлә хакында язып җибәрсәгез, безнең корреспондентлар җаваплы затларга бу сорауны юнәлтеп, җавап алачак

Аннары сезнең сорау шушы җавап белән бергә сайтыбызның яңалыклар тасмасында басылып чыгачак.

Тизрәк җавап алыр өчен сезгә соравыгызны яки мөрәҗәгатегезне тәфсилләп язырга кирәк. Мисал өчен, сез яши торган йортның вентиляцион системасы начар эшли, ди. Хатыгызда әлеге йортның тулы адресын, идарә итүче оешма яки ТСЖ исемен, шулай ук үзегезнең гамәлдә булган электорон адресыгызны язып җибәрергә кирәк булачак.

Безнең белән элемтәгә 3 төрле ысул ярдәмендә кереп була:

1) Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш. электрон почтасына хат язу,

2) www.aznakaevo-rt.ru сайтының "Сорау-Җавап" рубрикасында комментарий калдыру,

3) ВКонтакте социаль челтәрендә Азнакаево Онлайн рәсми паблигының "Есть проблема. Помогите решить" әңгәмәсендә комментарий калдыру.

Сезнең белән эшлибез! Сезнең өчен эшлибез!