Сегодня 23.01.18

Азат Вәлиуллин - "Туган ягым – тиңсез хәзинә"

22.11.2017 15:44 | ШКОЛА ЖУРНАЛИСТИКИ Печать

Азат Вәлиуллин, 7 нче мәктәп укучысы

Туган ягым – тиңсез хәзинә

Туган ягым, гүзәл Азнакаем,

Шифалыдыр чишмә суларың.

Синнән китә калсам  әгәр,

Күңелемдә мәңге саклармын.

 

Яшел болын, бөдрә талларың,

Ык буйларын сагынып кайтырмын.

Балык тоткан, яланаяк чапкан

Иркен тугайларны  сагынырмын.

 

Чатыр таулар, урман-болыннарың

Тартып торыр һәрчак үзенә.

Сокланамын шушы матурлыкка,

Туган ягым – тиңсез хәзинә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике