Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Хәйрия марафоны игелелекле гамәлләргә этәрә

15 декабря 2022, 14:35

221

0

0

15 декабрьдә Азнакай Мәдәният йортында Хәйрия марафоны узды.

Игелекле эшкә район җитәкчеләре, депутатлар, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси затлар үзләреннән өлеш керттеләр. Елдагыча, Сәгадәт ага Шәйхиев үз умартасыннан 50 кг бал бүләк итте.

Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында 3700 дән артык инвалид яши, шуның 265 се – балалар. Алар тормыш авырлыкларын үзләре генә җиңә алмый, безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм мондый яхшы гамәлләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанычын белдерде.

– Ел дәвамында районда мөмкинлеге чикле кешеләргә, авыруларга, мохтаҗларга барлыгы 30 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Без аеруча “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка, аның урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевкә зур рәхмәтле. Рәхмәтнең иң зурысы – бернинди авырлыкларга карамастан, бар күңел назын, мәхәббәтен биреп, сабыйларын үзләренең җылы кочакларында тәрбияләүче әниләргә, – диде ул.

Азнакайда мөмкинлеге чикле кешеләр сәламәтлекләрен ныгытсыннар, актив тормыш белән яши алсыннар өчен елдан-ел уңайлыклар арта. Алар тернәкләндерү үзәкләрендә реабилитация узалар, спорт комплексларында, мәдәният учакларында  махсус түгәрәкләр эшли. Мөмкинлеге чикле кешеләрнең сәләтенә, тырышлыгына, ихтияр көченә сокланмый мөмкин түгел. Алар төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында чыгыш ясап, җиңүләр яулыйлар. Әле менә марафонда да тамашачыларга сәхнәдән үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Акция барышында Хәйрия фондына кергән акчалар авыру балаларны дәвалауга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев