Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Урсай авылында яңа мәчет ачылды

22 декабря 2022, 14:28

199

0

0

Бүген Урсай авылында “Мөхәммәдзакир” мәчетен ачу тантанасы узды.

Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасының Көнбатыш төбәк казые Рәстәм хәзрәт Шәйхвәли, мәчет төзелешенең төп иганәчесе Рәсимә Мусина, төрле тәбәкләрдән, Уфадан, хәтта Төркиядән кунаклар, авыл халкы катнашты.

Рәсимә Әзһәр кызы Мусина мәчетне Урсай авылында туып үскән, репрессияләнеп гомерен чит җирләрдә уздырырга мәҗбүр булган бабасы Әбел Фатих Мөхәммәдзакир хөрмәтенә салдырган.

– Үземнең нәсел тамырларымны эзләп башланган эш бу. Урсайда бик күп туганнарымны, аларда әтиемнең йөз чалымнарын таптым. Шунысы кызыклы, яңа мәчет урынында бабамның алма бакчасы булган, мөгаен йорты да шунда булгандыр. Мине монда кан тарткандыр! – диде Рәсимә Мусина.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин игелекле гамәле өчен аңа тирән рәхмәтен белдерде һәм мәчет төзелешндә катнашучыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Урсай авылы җирлеге башлыгы Зилара Рәхимҗанова белдергәнчә,  мәчет янында балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәк һәм алмагачлар утыртылачак. Ә янәшәдәге элекке мәчетне мәдрәсә итеп, биредә дини укулар, Коръән ашлары уздырырга ниятлиләр.

Тантаналы чара кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан мәчеттә ирләр намаз укыдылар, ил-көннәрнең тынычлыгын сорап дога кылдылар.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев