Район җитәкчеләре үзәк сырхауханәдәге ремонт барышын карады
.
Мәгълүм булганча, район үзәк сырхауханәсе стационарында, балалар поликлиникасында республика программасы нигезендә ремонт эшләре бара. Биредә 109 миллион сумлык ремонт-төзекләндерү башкарылырга тиеш. Подрядчылар сыйфатны алгы планга куеп, хезмәтләрен намуслы үтәп киләләр. Хәл итәсе проблемалар турында фикерләшеп алганнан соң, район башлыгы Марсель Шәйдуллин төзүче-ремонтчылар алдына 2 ай эчендә биредәге эшләрне тәмамлау бурычын куйды.
Нет комментариев