Район башлыгы Марсель Шәйдуллин сугыш ветераннарын котлады
Районыбызда бүгенге көндә 11 сугыш ветераны яши.
Аларны истәлекле көннәр, гомер бәйрәмнәре белән җитәкчеләр өйләренә барып котлап, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар. Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин сугыш ветераннары Мария Рыбалко, Зиннур Ильясов, Миргазиян Гаделшин янында булып, аларга барлык азнакайлылар исеменнән бәйрәм белән котлауларны җиткерде, районның 90 еллыгы уңаеннан медаль, күчтәнәчләр тапшырды.
Нет комментариев