Азнакаево
  • Рус Тат
  • Өлкәннәребез волонтерларга рәхмәтле

    107
    0
    0

    Районыбызда волонтерлар хәрәкәте киң колач алды. Алар заявкалары нигезендә 65 яшьтән узган өлкәннәргә, чит илдән кайтып карантинда ятучыларга азык-төлек, яшәү өчен беренчел кирәк-яраклар китерәләр. Ирина Халикованы да кибеткә чираттагы заявка буенча товар алырга кергән җирендә очраттык. –Чит илдән кайтучы бу гаиләгә беренче генә килүебез түгел, – диде ул. – Бу юлы менә җиләк-җимеш, яшелчә сорадылар. Волонтерлар бер-беребезне алыштырып, чиратлашып йөрибез. Кемдер безнең ярдәмгә мохтаҗ икән, без әзер. Барыбер өйдә утырабыз бит, бу вакытны игелек кылып үткәрергә теләүчеләр сафы тулылана тора. Өлкәннәребез дә, карантинда утырганнар да бик рәхмәтле булып кала. Районыбызның яшьләр белән эшләү идарәсен җитәкләгән Флорис Гарипов бүгенге көндә районда 100 дән артык волонтерның шушы игелекле чарада катнашуын җиткерде. – Волонтерлар ярдәме кирәк булганда, 7-19-04 телефоны аша “Кайнар линия”гә шалтыратып, заявкалар бирә алалар, – диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: