Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Музейда ветераннар белән очрашу узды

07 мая 2021, 15:08

424

0

0

.

Төбәкне өйрәнү музеенда ветераннар белән бик матур очрашу узды. Анда Миңнехуҗа Габделхаков, Нурулла Гобәйдуллин сугыш чоры авырлыклары турында хәтирәләре белән уртаклаштылар.30 елдан артык диңгездә хезмәт иткән 3 ранг капитаны Рәмдис Мукимов хәрби комиссариат исеменнән якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.Быел Волгоград өлкәсендә эзләнү эшләре алып барган районыбыз эзтабарлары музейга аннан алып кайткан экспонатларны тапшырдылар. Ринат Җиһаншин, Рәмис Кәримов экспедиция хакында сөйләп, аның видеосюжетларын да тәкъдир итте. 

Очрашудан кунаклар да, анда катнашкан гимназиянең укучылар хәрәкәте активистлары да онытылмас кичерешләр белән киттеләр. Аны әнә шулай истәлекле итү өчен экскурсоводлар Гөлфия Мостафина һәм Алсу Идиятова зур тырышлык куйганнар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев