“Маяк” коллективы шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте
Районыбызда санитар икеайлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды.
Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартырга чыкты. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзәк урамнарны пычрактан арындырды.
Чистарыну өмәләреннән, елдагыча, “Маяк” газетасы редакциясе коллективы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын, Хәсәнов урамының беркетелгән өлешен коллектив тиз арада “ялт” иттереп куйды.
26 апрель көнне җирлегебездә гомумшәһәр шимбә өмәләре узачак.
Нет комментариев