Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Маяк газетасына язылучылар кыйммәтле бүләкләр оттылар

26 ноября 2022, 08:39

249

0

0

Бүген Маяк” газетасы редакциясе коллективы киләсе елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында өченче тапкыр бүләкләр уйнатты.

14-24 ноябрь аралыгында язылучылар кул тузан суырткычы өчен “көрәштеләр”. Соңгы ун көн эчендә язылучылардан 81 квитанция килгән иде. Бүләк уйнатуны Вконтакте челтәрендәге төркемебездә онлайн караучылар да булды. Бәхет “Азнакай киемнәре” җәмгыятендә эшләүче Н.Рахмановага елмайды. Ул тузан суырткыч иясе булды.

Бу юлы бүләкләр уйнату чарасын без район мәдәният идарәсендә уздырдык. Мәдәният идарәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты, авыл клублары, китапханәләрдә, сәнгать мәктәпләрендә, музейда эшләүчеләрдән киләсе елның беренче алты аена “Маяк” газетасына  язылу турында 149 квитанция теркәп, алар арасында ике капчык катнаш азык, чәйләр, шикәр комы уйнатылды. Митрәй авылында малларга катнаш азык ясау белән шөгыльләнүче Ислам Зәйнуллин, Илмир Зарипов, Илнур Зәйдуллин, Булат Хәлимовтан махсус бирелгән бүләк – катнаш азыкны китапханәчеләр Миләүшә Мортазина һәм Фәрзәнә Камаева отты. Чәй Актүбә сәнгать мәктәбеннән Виталий Загайнов һәм Әлкәй китапханәсеннән Венера Газиҗановага чыкты. Шикәр район-шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәре Альбина Мәһдиева бәхетенә тиде.

Бүләкләр алга таба да уйнатылачак. Бу юлы төп приз – җырчы Рифат Зарипов концертына ике кешелек билет! Моның өчен 25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр тиз генә “Маяк” газетасына язылыгыз да, квитанциягезне azmayak@mail.ru электрон почтасына юллагыз. 5 декабрьдән газетабызга ташламалы бәядән язылып булуын да онытмагыз. Реклама 16 +

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев