Гөлсинә апа – профилакторийда, ә Әмир ага гомер буена шофер булып эшләгән.
1976 елда районга 20 КамАЗ машинасы кайтса, аның берсенә авылда Әмир абый утырды,
– дип искә ала авылның ветераннар советы рәисе Илмир Гарипов.
Алар әле хәзер дә машиналарына утыралар да барасы җирләренә барып кайталар
Аптырамас та идең, ә бит Гөлсинә апага – 86, ә Әмир абыйга 94 яшь. Күзләр генә тимәсен: өйләрен, ихата-кураларын ялт итеп, яшелчә, җиләк-җимешен үстереп яшиләр әле алар.
Картайган көннәребездә рәхәт итеп яшәргә язсын әле. Шундый теләкләр белән үз тавышыбызны бирдек,
– ди Гөлсинә апа.
Тулырак: https://aznakaevo-rt.ru/news/vybry-2021/kakre-elga-avylynda-golsina-ham-amir-axmatovlar-oilarenda-tavys-birdelar
Нет комментариев