Дәүләт Советы рәисе – Азнакайның Сөембикә урамында
Азнакайның визит карточкасына әверелгән урам көннән-көн купшылана.
2018 елда Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, уңайлы шәһәр мохите тудыру гранты яулаган проект буенча 140 миллион сумлык төзекләндерү эшләре алып барылган Сөембикә урамында кунагыбыз биредәге күренешкә соклануын белдерде. Әйе, Азнакайның визит карточкасына әверелгән урам көннән-көн купшылана. Анда тарихи да, заманча да бизәлешләр сихри гармония тудырып, азнакайлыларны да, кунакларны да үзенә тартып тора.
Нет комментариев