Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Чемодур авыл җирлеге башлыгы Нина Котельникова постыннан китте

31 января 2023, 14:12

173

0

0

Чемодур авыл җирлеге хисап җыелышында  Нина Котельникова, лаеклы ялга чыгу һәм сәламәтлеге сәбәпле, үз вазифаларыннан азат итүне сорады.

Бүген узган еллык хисап җыелышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин, тормыш эшчәнлеге өчен җаваплы оешмалар җитәкчеләре, депутатлар катнашты.

2022 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында Чемодур авылы җирлеге башлыгы Нина Котельникова отчет ясады. Шулай ук Актүбә идарәче компаниясе, Актүбә урманчылыгы, эчке эшләр бүлеге вәкилләренең чыгышлары тыңланды.

Нина Котельникова авыл Советында 34 ел тырыш хезмәт куйган, аның 17 елы – җирлек башлыгы вазифасында. Шул чорлар эчендә җирлеккә караган Чемодур, Альферовка, Тетвель авылларында төзү-төзекләндерү, халык мөрәҗәгатьләрен хәл итү буенча бик күп эшләр башкарылган.  Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм авыл халкы аны зур рәхмәтләр әйтеп озатты.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев