Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайның “Гөлстан” әдәби берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде

07 сентября 2021, 13:55

453

0

0

.

Районыбызда яшәп иҗат итүче сәләтле каләм ияләрен берләштергән “Гөлстан” әдәби берләшмәсе җәйге яллардан соң эшчәнлеген башлап җибәрде.

Аның утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, китапханә, музей хезмәткәрләре катнашты.

Ике дистә елга якын берләшмәне җитәкләгән Резеда Шәриповага район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырып, Дамир Гыйләҗев алга таба да гөлстанчыларның үсеп килүче буынга әдәби-рухи тәрбия бирү өлкәсендә актив эшләүләрен, иҗади уңышлар теләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Берләшмә белән идарә итү яшь шагыйрә, күп популяр җырлар авторы Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева кулына тапшырылды.

Утырышта киләчәккә эш-максатлар билгеләнде, “Гөлстан”ның үз фондын булдыру мәсьәләсе күтәрелде.

Соңыннан Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары катнашында якташ шагыйрәбез Флера Гыйззәтуллинаның 90 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә үтте. Җирле каләм ияләре дә укучыларга үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев