Реклама
“Быел әлеге бәйгедә 80 укытучы катнашып, 24 конкурсант финалга чыкты. Алар ачык дәресләр бирделәр, мастер-класс күрсәттеләр һәм түгәрәк өстәл артында район җитәкчеләре белән очраштылар. Бәйге укытучыларга иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачарга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде” – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, жюри рәисе Лилия Әхмәдишина.