Азнакайлылар, туйга әзерләнәсезме? Йолаларыбызны да онытмагыз!
.
Туйлар чоры, җәмәгать, җәйнең хозурлыгында алар аеруча күп була. Язмышларын бергә бәйләргә ниятләгән яшьләребезнең тормышлары да җәйнең үзе кебек ямьле, бәрәкәтле булсын.
Кичә районның ЗАГС бүлеге һәм хатын-кызлар советы шушы араларда никахлары көтелгән кәләш-кияүләрне җыеп, кызыл туй, аны милли йолаларыбыз, борынгы гореф-гадәтләрне саклап үткәрү турында бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы очрашу үткәрделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова, хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева, совет әгъзасы, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова тормыш мисалларына бәйләп, халкыбызның милли традицияләре хакында сөйләделәр.
Нәкъ менә җирлегебезгә бәйле шундый матур йолалар хакында тулырак язмабызны “Маяк” битләреннән укырсы
Нет комментариев