Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайлылар татарча диктант язды

10 сентября 2021, 14:36

403

0

0

.

Бүген “Татарча диктант Яз” акциясенә 2500 азнакайлы кушылды.

Районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыклары булып торды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Шулай ук онлайн язучылар да булды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да быел әлеге акциягә кушылды. Ул диктантны шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә язды.

“Өйдә дә, эштә дә татарча сөйләшәм. Бик күп чараларны татарча алып барабыз. Без бит Азнакайда яшибез, шуңа күрә туган телебезне яхшы белергә тиешбез”, – диде ул, хәтта бераз дулкынлануын да әйтте.

Биредә кунакларны җыр-моң белән каршы алдылар. Диктант язу өчен дүрт кабинет билгеләнгән иде. Барлыгы 120 кеше: әти-әниләр, укучылар, мәгариф ветераннары татар теле буенча үз белемнәрен сынап карадылар. Быел Гомәр Бәшировның “Чишмә җыры” әсәре тәкъдим ителде.

“Акциядә икенче ел катнашам, эшемдә дә татар теле кирәк”, – ди халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Алсу Бадыйкова.

27 ел шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Сәрвәр Хәнипова да икенче елын диктант яза.

– Татар булуым белән горурланам, туган телемне бик яратам, туган телемдә шигырьләр, җырлар иҗат итәм. Мәктәбемне сагынып, хөрмәт йөзеннән килдем”, – ди ул.

Кунакларны диктанттан соң чәй белән дә сыйладылар, икенче елга да килегез дип калдылар.

“Татарча диктант Яз” акциясе татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру максатыннан үткәрелә. Райондашларыбыз һәр елны үзләренең активлыкларын, телебезне камил белүләрен күрсәтәләр”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе, үзе дә диктант язган Зөлфия Гыйләҗева.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев