Азнакайлылар матәм митингына җыелды
.
Бүген Татарстаныбызда матәм көне. Азнакайлылар шәһәрнең Гаилә һәйкәле янына җыелып, Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә булган фаҗигагә карата мөнәсәбәтләрен белдерделәр, сабыйларын, якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерделәр. Митингны район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.
Нет комментариев