Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда яңа ЗАГСка нигез ташы салынды

16 мая 2022, 16:30

524

0

0

.

Яңгырлы көндә әйтелгән теләкләр кабул була, дигән борынгылар. Болытлар арасыннан күз кысып алгалаган кояшлы да, ул югында язгы яшеллекне юып, тагын да ямьләндерим дип ашыккан җылы яңгырлы да дүшәмбе көнендә шәһәребездә тантаналы, куанычлы вакыйга булды:  Гаилә паркында калкачак  яңа ЗАГС бинасына нигез ташы салынды.
 Яңгырдан да курыкмый җыелган азнакайлылар, “Бердәм Россия” партиясе активистлары, нефтьчеләребез аның шаһитлары булдылар. 
–ЗАГСның яңа бинасын шәһәребезнең иң матур, иркен урынында итү нияте инде күптән хыялларда йөри иде. “Татнефть” ярдәме белән менә чынга ашыру насыйбына да ирешәбез, – дип сүзен сөенеч уртаклашудан башлады район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Күрәсез, бу Җиңү паркы, Гаилә һәйкәле, мәчет һәм  храм урнашкан яшәешебезнең төрле якларын колачлаган матур да, мәгънәле дә, изге дә урын. Җәмгыятьнең төп нигезен тәшкил иткән гаиләләр теркәләчәк бу бина да шәһәребезнең нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән күпсанлы башка социаль, мәдәни, спорт корылмаларының янә бер затлысы, ныклысы булып, азнакайлыларга озак гомерләр хезмәт итсен. “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелегенә барлык райондашларыбыз исеменнән чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәм.
 Тантанада катнашкан “Татнефть” генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны шушы көннәрдә билгеләп үтелгән Халыкара Гаилә көне белән тәбрикләп узды, изге теләкләрен ирештерде.
–Чыннан да, Азнакайга заманча, уңайлы һәм шәһәр үзәгендә яңа ЗАГС бинасы булдыру кирәк иде. Инде планнарны уңышлы тормышка ашырып, яхшы гына итеп төзеп бетерергә язсын, – дид ул.  
 Безнең халык борын-борыннан мондый да мөһим эшләргә олы тормыш юлы үткән өлкәннәрдән хәер-фатыйха алган. Шәһәрдәшләребез – 60 ел тату гомер итеп бу көннәрдә бриллиант туйларын билгеләп үткән Зәйнәп һәм Әсгать Гәрәевлар да тантанада катнашып, яңа ЗАГС бинасына нигез ташы салынуга сөенүләрен белдерделәр, яшь гаиләләрнең күп булуын, парлы булып, бәхетле яшәүләрен теләделәр. 
 Бисмаллаһ әйтеп башлаган эш, иншаллах, хәерле булыр. Районыбыз мөхтәсибе Азат хәзрәт Талыйбуллинның  дога сүзләре дә күкләргә барып ирешкәндер.   
 Эченә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать-теләкләр юлланган язмалы капсула калдырып, җитәкчеләребез төзелеш буласы урынга нигез ташын салдылар. Изге сәгатьтә булсын!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев