Азнакайда узган автокросста СССР чемпионы да катнашты
.
Бүген Азнакайда автокросс узды. Ярышлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Анда Азнакайдан һәм күрше-тирә шәһәрләрдән 27 узышчы көч сынашты. Араларында 1984 елда әлеге спорт төре буенча СССР чемпионы булган 70 яшьлек Николай Иванов та бар иде.
Нет комментариев