Азнакайда “Тормыш тамчысы” акциясе узды
.
3 сентябрьдә илебездә терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көнен билгеләп узалар. Әлеге көн кысаларында үткәрелә торган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә азнакайлылар да кушылдылар.
Бүген шәһәребезнең Татарстан мәйданында шул уңайдан митинг оештырылды.
– Бесландагы трагик вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк. Мондый хәлләр кабатланып тора. Бүген без Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булганнарны да искә алабыз. Илләребез тыныч, тормышларыбыз имин булсын, – диде акцияне ачып район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.
Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибулин үз чыгышында ислам диненең тынычлык дине икәнен ассызыклап, үзебезнең традицион динебезне өйрәнергә, бер-беребезне аңлап, сабырлык күрсәтеп, тату яшәргә чакырды.
Митинг ахырында анда катнашучылар теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, «Тормыш тамчысы» касәсеннән учларына су салып, якындагы түтәлләргә сиптеләр.
Нет комментариев