Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Рәфгать Кәлимуллин хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

19 мая 2022, 15:27

569

0

0

.

  Бүген шәһәребездә истәлекле вакыйга булды: гомерен җирлегебезнең район хуҗалыгын үстерүгә багышлаган легендар шәхес Рәфгать Шәйхулла улы Кәлимуллинның фидакарь хезмәтен хөрмәтләп, ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

 Тантанада район җитәкчеләре, аның якыннары, коллегалары, чордашлары катнашты.

–Рәфгать Шәйхулла улының Азнакай тарихында үз эзе, олы хөрмәткә лаек хезмәт юлы калды, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Ул күпсанлы яшьләрне игенчелек серләренә төшендергән, җир белән эшләргә өйрәткән республкада танылган галим-агроном иде. Азнакайлылар күңелендә аның исеме мәңге җуелмыйча, хөрмәтләп сакланыр.

Россиянең, Татарстанның атказанган агрономы, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, “Почет билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм башка күпсанлы дәүләт бүләкләре иясе  Рәфгать Шәйхулла улы турында аның чордашы, хезмәттәше, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов якты истәлекләре белән уртаклашты. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәсим Бәдертдинов коллегаларының хезмәт юлы белән таныштырып узды, ул чорларда ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Рәфгать Кәлимуллинның җәмәгате Мәрьям апа бер-берләренең кадерен белеп, татулыкта яшәгән, балаларын тигез канатта үзләренә лаеклы алмаш итеп үстергән гомерлек пары, терәк-таянычы булган ирен югалту ачысын бик авыр кичерде. Бүген дә ул зур дулкынлану белән аның хакында җан җылысы белән сөйләде,  аны тирән хөрмәтләгән район җитәкчеләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

  Рәфгать Шәйхулла улы яшәгән йорт диварында аның районга куйган хезмәтен, якты тормыш юлын мәңгеләштереп истәлек тактасы урын алды.     

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев