Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда өлкәннәр ГТО нормативларын тапшырдылар

01 июля 2022, 12:24

487

0

0

.

Илебездәге ГТО нормаларын тапшыручылардан азнакайлылар да калышмый. Кичә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар гер күтәрү, ату, йөгерү, җирдән этелү һәм спортның башка төрләре буенча үзләренең көчләрен сынап карый алдылар.

Спорт чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Район чарасында администрация, пенсия фонды, мәдәният һәм яшьләр идарәләре, үзәк сырхауханә, “МППБиО” учреждениесе вәкилләре аеруча актив катнашты.

– 300 дән артык кеше ГТО нормативларын тапшырды. Ел башыннан мондый активларның саны 2700 артып китә, – ди ГТО норативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев