Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда күренекле якташыбыз Әзһәр Шакировның яңа китабы тәкъдир ителде

02 июля 2022, 18:38

482

0

0

.

Шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Азнакайның Почетлы гражданы Әзһәр Шакировның әле генә табадан төшкән “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Аны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин олпат шәхесебез, горурлыгыбыз булган Әзһәр ага Шакировны барлык азнакайлылар исеменнән туган җирендә сәламләп, изге теләкләрен ирештерде.

Халкыбызның милли гәүһәрләре булган шәхесләргә багышлап иҗат ителгән китап гаять эчтәлекле, йөгерек телле булуы белән җәлеп итә.  Аның буенча фикер алышып, азнакайлылар Әзһәр ага Шакировның татар сәнгатендә озак еллар алып барган эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабы татар дөньясында тарихка кереп калачагын ассызыкладылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев