Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда коронавирустан саклану чараларын күрәләр

25 марта 2020, 09:33

421

0

0

Чираттагы штаб утырышында сүз районда яңа коронавирус инфекциясеннән саклану, эпидемиологик хәлне контрольдә тоту максатында профилактик чаралар турында барды. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде. Безнең районда бу чирнең бер генә очрагы да теркәлмәсә дә, саклану чаралары күрү игътибар үзәгендә тора. 15 апрельгә кадәр барлык төр мәдәни, спорт, башка массакүләм чаралар туктатып торыла. Министрлар Кабинеты карары нигезендә күңел ачу урыннарында кешеләрнең күпләп җыелып бәйрәм итүләре, кальян тартулар катгый тыела. Чит илләрдән кайтучылар 14 көн карантинда булырга тиеш. Алар кайту турында һичшиксез, шунда ук хәбәр итәргә тиешләр, моңа бик җаваплы карарга кирәк, таләпне бозучыларга дәүләт тарафыннан җәза чаралары карала. Бу хакта Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә 9-36-01, 7-14-80, 9-30-83 телефоннары аша, 7-20- 01 бердәм диспетчер хезмәтенә җиткерү сорала. Хәзерге вакытта язгы каникулда булган мәктәп укучыларының урамда 19.00 сәгатьтән соң йөрүе дә катгый тыела. Бу таләп бозылганда, әти-әниләр җавап тотачак. Җирлегебездә яшәүче ялгыз өлкәннәргә, чит кеше ярдәменә мохтаҗ физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә азык-төлек белән тәэмин ителештә волонтерлар ярдәме оештырылды. Алар 8.00-17.00 сәгатьләрдә һәм бары тик алдан шалтыратып, кемлеген әйтеп кенә киләчәк. Бу мошенниклардан саклану чарасы. Югарыда әйтелгән категория кешеләр кибеттән азык-төлек, аптекадан дару алуда ярдәм кирәк булганда 7-19-04 (социаль яклау бүлеге) һәм 7-22-74 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев