Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Корбан гаетен бәйрәм итәләр

20 июля 2021, 11:34

543

0

0

.

Корбан гаете-күңелләребезне Ходайга тагын да ныграк якынайткан иң изге бәйрәмнәребезнең берсе. Азнакай районының барлык мәчетләрендә дә ул тәкъбир-тәшрикъ әйтүдән, вәгазь, гает намазы уку белән башланып китте. 

Шәһәрнең Ак мәчетендә мөселманнарга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, якташыбыз,"Татнефть"нең генераль директор урынбасары Азат Ягафаров бәйрәм белән котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талыйбуллин дога-аятьләр аша иманнарыбызны тагын да ныгытырга чакырды, ил-көннәргә иминлек, бәрәкәт, тән-җаннарыбызга саулык теләде.

Аннары бәйрәмнең иң җаваплы өлешенә - Ходайга тапшырып, корбан чалуга керештеләр.

Корбан бәйрәме һәр йортка сафлык, нур, күңел көрлеге алып керсен. Бер-берләребез арасында туганлык җепләре тагын да ныгысын. Хак тәгалагә шөкерана кылып яшик. Бәйрәмнең төп мәгънәсе дә шунда.

Корбан гаете 3 көн буена барачак. Районыбыз мәчетләрендә дә корбан чаралары дәвам итә.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев