Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда десантчылар бәйрәм итә

02 августа 2022, 16:45

698

0

0

.

Ел да десантчылар көнен колачлап бәйрәм иткән ир-егетләребез, район җитәкчеләре, азнакайлылар быел да элиталы гаскәрләрдә хезмәт иткән райондашлар хөрмәтенә куелган стела янына җыелды. 

Шул ук төстәге флагларын җилфердәткән зәңгәр беретлыларга  әнә шулай олысы – кечесе иярде. “Без булмасак, кем?” стелага уелган менә шушы сүзләр үк десантчыларның Бөек Ватан сугышында, аннан соң да җир шарының әле бер, әле икенче почмагында туып алган хәрби конфликтларны хәл итүдә беренче сафта булуын тәгаенли.

–Хәрби хезмәттә зур батырлыклар, чыдамлык үрнәге күрсәтеп, сез аннан соң да районыбызның үсешенә зур өлеш кертеп төрле тармакларда фидакарь хезмәт куясыз, матур гаиләләр төзеп, балалар, оныклар үстерәсез, яшь алмашка һәрьяклап үрнәк булып торасыз, – диде тантананы ачып район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

 Чыгыш ясаган һәркем десантчыларның гомерлек дуслыгын, бердәмлеген ассызыклап, киләчәктә дә шулай аралашып, исәнлек-саулыкта яшәүләрен теләде.

 Десантчылар әфган сугышы батыры Николай Кандауровка һәм әфган, чечен сугышларында хәрби бурычларын үтәп һәлак булган райондашлар һәйкәлләре янында да булып, сугышчан дусларын искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм кичке 18.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял паркында бию-җырлар белән дәвам итәчәк. Патриотлар бәйрәменә сез дә килегез!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев