Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Төбәгемдә милләтләр дуслыгы” исемле чара үтте
Анда районның иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина, Татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөлхия Миннеханова,шәһәребез гимназиясендә, 7нче гомум урта белем бирү мәктәбендә укучылар туган телебезнең иркенлеге, матурлыгы турында фикер алыштылар, районыбызда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән таныштылар.
Төбәгебездә берничә милләт вәкиле үзара дус, тату яши. Халыклар төрле булса да, хуҗалык итү, мәдәниятләре уртак.
Нет комментариев