Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы республика бәйгесендә катнаша
Азнакай шәһәренең 10 нчы “Алтынчәч” балалар бакчасы “Туган телдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы” республика бәйгесендә катнаша.
Бәйге ике турда уза. Аның онлайн турын коллектив уңышлы үтте. 27 октябрьдә эксперт комиссиясе “Алтынчәч”тә булып, биредә эшнең системалы алып барылышын, балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшерде.
Нет комментариев