Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай районының Сәпәй авылында җәяүлеләргә дә игътибар зур

06 ноября 2021, 15:14

402

0

0

.

Агымдагы елның тугыз аенда республика юлларындагы һәлакәтләрдә 55 кеше вафат булган. Бу барлык аварияләрдә һәлак булучыларның 25 проценты дигән сүз. 

Җәяүлеләр юлларын чыккан вакытта машина астында калучылар аеруча күп. Мондый һәлакәтләрнең күпчелеге кичке вакытларга туры килә икән. Караңгы почмактан, кара киемнәрдән атылып чыккан җәяүлене абайлап бетерүе бик авыр шул. Бу очракта машина йөртүче дөрес карар да кабул итә калмый кала.  

Билгеле, җәяүлеләр өс киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар беркетсәләр, әллә каян ук күренеп торырлар иде. Районда барган “Җәяүле” ункөнлеге кысаларында ЮХИДИ бүлеге инспекторлары төрле акцияләр уздырдылар, рейдларга чыгып, бу хакта җәяүлеләргә аңлату эшләре алып бардылар.

Мондый чаралар авылларда да уздырылды. Сәпәй авылында яктылык кайтаргыч элементлар балаларга һәм өлкәннәргә бүләк ителде. 

- Бүген авылыбызга зур игътибар бирелде: юлларда авыл халкының сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен тасмалар тарату акциясе оештырылды. Район җитәкчеләренә рәхмәт. Саклагыч элементларны балаларга, авыл өлкәннәренә таратып чыктык. Юлларда машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсенә игътибарлы булсыннар иде, -  ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.

Биредә сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар күп. Җәяү йөрүче өлкәннәр дә, велосипедта җилдерүчеләр дә бар

- Юллардагы иминлек һәрберебезгә бәйле. Мондый тасмалар өлкәннәр һәм балалар өчен бик кирәк дип саныйм. Һәрберебезне өйләрдә көтәләр, шуңа юл-йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булыйк, - ди авыл ветераннар советы рәисе Галия Хаева да.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев