Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай районы авыллары матурлана

14 сентября 2021, 15:30

430

0

0

.

Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү федераль программасы нигезендә быел 11 авыл җирлегендә 20 млн сумга якынлык төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева Сәпәй, Сукаеш һәм Чалпы авылларында әлеге программа буенча төзелгән социаль объектлар белән таныштылар, халык белән очрашып, аларның сорау-гозерләрен тыңладылар.

Федераль программа Сәпәй авылында спорт мәйданчыгы төзергә, Сукаешта һәйкәл янын, Чалпыда мәдәният йорты фасадын төзекләндерергә һәм территорияне асфальтларга мөмкинлек биргән. Чалпыда шулай ук “Безнең ишек алды” республика программасы буенча күпфатирлы торак йортлар ишек алдына асфальт җәелгән, тротуарлар, кер элгечләр, утыргычлар ясалган.

“Авылларны үстерүгә йөз тоткан мондый программалар өчен илебез һәм республикабыз җитәкчелегенә, һәрдаим ярдәмнәре өчен нефтьчеләребезгә рәхмәт. Алга таба да программаларда катнашып, бу эшне дәвам итәргә, авыл халкына яшәр өчен уңай шартлар тудырырга кирәк”, – диде Марсель Шәйдуллин.

Былтыр федераль программа буенча 15 авыл җирлегендә 24 объектта 34 млн сумлык эшләр башкарылды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев