Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай районның 90 еллыгын һәм Нефтьчеләр көнен һәм бәйрәм итте

05 сентября 2021, 14:53

464

0

0

.

Районның - 90, "Азнакайнефть" идарәсенең 65 еллыклары һәм  Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан шәһәребездә  зур бәйрәм уздырылды.
Бәйрәм программасы төшке якта Р.Ишкәев паркыннан башланып китте. Биредә балалар коллективлары тарафыннан бай концерт оештырылган иде. Шунда ук спортчылар төрле ярышларда көч сынашты, балалар төрле уеннарда күңел ачты. Һава еланнары бәйгесе дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Азнакайлылар ретро туй күлмәкләре күргәзмәсен дә яратып карады. Анда 1939 елдан башлап төрле еллардагы туй күлмәкләре урын алган иде. 
Халык  Игелеклелек паркында оештырылган күргәзмәләрне дә бик хозурланып карады. Балалар төрле тәҗрибәләр үткәреп кинәнде, күңел ачу программасында катнашты.

Кичкә таба бәйрәм халыкны “Юбилейный” стадионына җыйды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм тантанасын ачып, районның икътисади-социаль үсеше хакында эчтәлекле чыгыш ясады.

- Азнакаебыз, туган төбәгебез, республикабыз бар өлкәдә дә чәчәк ата! Бүгенге көндә ирешкән казанышлар – һәр өлкәдә намуслы хезмәт куйган райондашларыбызның, кара алтын ятмаларын үзләштерүче нефтьчеләребезнең, төзүчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Районыбызның 90 еллыгы “Азнакайнефть идарәсе һәм Актүбә бистәсенең дә 65 еллык юбилейлары белән туры килүе аеруча игътибарга лаек.
Азнакай юбилеен чын мәгънәсендә якты йөз белән, лаеклы каршылый. Республикабыз һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән районда соңгы елларда гына яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парк һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, клублар, ФАПлар төзелде, заманча ачык бассейн сафка басты, күп кенә социаль учреждениеләр капиталь ремонтланды. Сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше өчен зур эшләр башкарыла, яңа җиһазлар сатып алына. “Безнең ишегалды” программасы нигезендә төзекләндерү эшләре киң җәелдерелде. Быел Азнакайда Кара елга ярларын төзекләндерү буенча зур эш башкарыла, Татарстан мәйданы үзгәреш кичерә.
Туган җиребезнең чәчәк атуы, үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Юбилей көннәре, матур бәйрәмебез безне яңадан-яңа игелекле, гүзәл эшләргә рухландырсын. Һәркайсыбызга эшебездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык, хыял-өметләребезнең чынга ашуын телим, - дип, ул һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.
Тәбрикләү сүзләренә “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Виталий Гатауллин да кушылды. 
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре районыбызның төрле тармакларда хезмәт куйган фидакарьләрен бүләкләү булгандыр, мөгаен.  Аларга районның юбилей медальләре, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, тармак бүләкләре тапшырылды. 
Соңыннан бәйрәм Татарстан Республикасының халык артисты, якташыбыз Зәйнәб Фәрхетдинова, Башкортстанның Атказанган артисты, татар эстрадасының якты йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Куба башкаручысы Ролдан Моралес катнашында зур концерт белән дәвам итте, күккә төрле төсләрдә бәйрәм салюты чәчелде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев