Азнакай гимназистлары 65 сыерчык оясы ясадылар
Азнакай гимназиясендә “Кош оясы” дигән акция узды. Укучылар әти-әниләре белән бергә 65 сыерчык оясы ясадылар.
Ел саен бу акциягә Ык буе территориаль идарәсе, урманчылар һәм активистлар да кушылалар.
“Иң мөһиме – кошларга өйләрендә уңайлы булсын. Алар бит кешеләргә, табигатькә зур файда китерәләр”, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.
Сыерчык ояларын чаңгы базасы янындагы агачларга элделәр.
Нет комментариев