Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай “Дөнья йөгереше”н кабул итте

06 сентября 2021, 16:40

468

0

0

.

6 һәм 7 сентябрь көннәрендә районыбыз аша “Дөнья йөгереше” ут эстафетасы уза.

Бүген Кәкре Елга авылында марафончылар район җитәкчелеге, мәктәп укучылары, яшьләр белән очраштылар. Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ук Татарстанда “Дөнья йөгереше”нең нәкъ менә Азнакайдан старт алуын әйтеп, шундый зур ышаныч өчен командага рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

Чарада катнашучыларга төрле илләрне гизеп, Азнакайга килеп җиткән факелны тотып карау мөмкинлеге дә тиде.

Быел илебез йөгерешчеләренең әлеге марафонга кушылуларына 30 ел. Команда составында илебезнең төрле төбәкләреннән марафончылар бар, аларның күпчелеге Россияне халыкара ярышларда таныткан спортчылар.

Иң өлкәннәре булган Светлана Хисәметдинова инде 80не куып барса да, яшьләр белән тигез йөгерә.

– 50 яшьтә марафон йөгерә башладым. Барлыгы 77 марафонда катнаштым, быел гына да аларның саны тугызга җитте, – ди спортчы.

Алар Кәкре Елга авылыннан шәһәрнең 9 нчы мәктәбенә кадәр йөгереп киләчәк. Спортчыларга азнакайлылар да кушылды

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев