Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
фото

Азнакайлылар татарча диктант язды

26 ноября 2022, 08:25

32

0

0

25-26 ноябрьдә Азнакай районының 23 мәктәбендә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе уза. Бүген аны 13 мәктәптә яздылар.

– Татарча диктант” акциясе татар телендә  хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру максатыннан үткәрелә. Райондашларыбыз һәр елны үзләренең активлыкларын, телебезне камил белүләрен күрсәтәләр, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Ул үзе дә 7 нче урта мәктәптә диктант язды. Биредә кунакларны милли киемнәрдә сәламләп, чәкчәкләр белән каршы алдылар. Диктант язу өчен дүрт кабинет билгеләнгән иде. Әти-әниләр, укучылар, мәгариф ветераннары, китапханәчеләр, тәрбиячеләр татар теле буенча үз белемнәрен сынап карадылар.

Быел Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар” әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Ул 195 сүздән торды.

– Акциядә беренче тапкыр катнашам, бик теләп килдем. Мәктәпне тәмамлаганга 45 ел узган, шулай да алган белемнәребез онытылмагандыр дип уйлыйм, – ди Фәндәрия Җиһангирова.

– Татар теле белән бик кызыксынам, туган телемдә шигырьләр, әсәрләр дә язам, менә белемемне сынап карарага килдем, – ди Зөлфия Баязитова.

– Татар теленнән бишлегә укыйм. Диктантны да яхшы язармын дип өметләнәм, – ди 7 нче мәктәп укучысы Алмаз Усманов.

Районыбыз җитәкчеләре дә төрле мәктәпләрдә әлеге акциягә кушылдылар.

“Татарча диктант” 2016 елдан бирле үткәрелә һәм анда Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә катнаша.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев