Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайдан солдатларга гуманитар ярдәм китте

02 ноября 2022, 16:26

180

0

0

Бүген Азнакайдан фронтка – махсус “Алга” батальонына атап, гуманитар ярдәм озатылды.

Барлык предприятиеләр, оешмалар, бюджет учреждениеләре коллективлары, авыл җирлекекләре, өлкән яшьтәге апа-абыйлар солдатларга кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен кертте. Зуп-зур фургон эченә иң беренче итеп эшмәкәр Илмаз Хафизов бүләк иткән квардрациклны менгерделәр. Гуманитар ярдәмне төяргә мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр учреждениеләре, МЧС хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, әфганчылар булышты.

– Өченче тапкыр шундый ярдәм оештырабыз. Әле тагын да булачак. Барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Солдатларыбыз җиңеп, исән-сау кайтсыннар”, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев шулай ук  азнакайлыларга изге эш-гамәлләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

– Азнакай егетләре Россия солдатлары белән берлектә бүгенгесе көннең һәм киләчәкнең тынычлыгын, илебезнең бәйсезлеген яклыйлар. Безне тезләндерергә, Россиядән бары тик чимал базасы ясарга телиләр. Әмма безнең зур хәрби көчебез, җиңелмәс рухлы халкыбыз бар, – диде ул.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасынна укый аласыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев