Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәге ачылды

20 декабря 2022, 16:45

217

0

0

Бүген  Азнакай шәһәрендә Пенсия фондының  клиентлар белән эшләү хезмәте бинасында өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәге ачылды.

Илебездә беренчеләрдән булып оешкан әлеге үзәкне ачу тантанасында республика Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин үзе дә катнашты.

– Татарстан Россия Пенсия фондының өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәкләрен ачу проектында катнаша. Гражданнарны пенсия һәм социаль тәэмин итү белән  бергә, фонд өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру өчен дә мөмкинлек таба. Без өлкәннәргә актив ял оештыру өчен барлык шартларны да тудырырга тырыштык. Биредә һәркем күңеленә ятышлы шөгыль  һәм яңа дуслар таба алачак, – диде җитәкче тантанада катнашучыларны сәламләп.

Үзәкнең иң беренчеләрдән булып бездә ачылуы юкка түгел, Азнакайдагы кебек өлгер, тырыш, тиктормас ветераннар тагын кайда бар икән?! Кайчандыр районыбыз үсеше өчен күп көч куйган өлкәннәребез  бүген дә тик торуны белми, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, җирлегебездәге бер генә чара да алардан башка узмый.

Моны үзенең чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп узды.

– Районыбыз республика күләмендә күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда бара икән, монда ветераннарыбызның өлеше бәяләп бетергесез. Без алар үрнәгендә эшлибез, яшибез. Мондый үзәкнең Азнакайда ачылуы юкка түгел, ул өлкәннәребез өчен аралашу, аларны яңа башлангычларга рухландыру урыны булсын иде, – диде район башлыгы.

Урамда җыр-биюләр белән башланган бәйрәм бинада да күтәренке рухта барды. Эдуард Вафин районыбыз уңганнарының кул эшләре белән танышты, биредә оештырылган күргәзмәләрне карады.

– Монда уңган-булган халык яшәвенә тагын бер тапкыр инандым, – дип соклануын яшерә алмады ул.

Өлкән буын  вәкилләре өчен аралашу үзәгендә җаның ни тели, шуның белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Бәйләм бәйләүчеләр, гөлләр үстерүчеләр, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, спорт уеннарын үз итүчеләр өчен дә аерым почмаклар булдырылган.

Клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина районыбызда өлкәннәр белән алып барылган эшләргә тукталып үтте. Әйе, җирлегебездә замана белән бергә атлап, актив тормыш рәвеше алып баручы өлкәннәребез күп. Монда аларга Россия Пенсионерлар союзының  райондагы бүлекчәсе дә ярдәмгә килә. “Өченче буын” университеты социаль проекты азнакайлылар арасында аеруча популярлык казанды.

– Моңа кадәр эш, гаилә, балалар дип үзебез теләгән шөгыльләргә вакыт җиткерә алмадык. Лаеклы ялга чыккач, мин үзем элекке хыялларны рәхәтләнеп тормышка ашыра башладым. Башта пенсия фонды каршында оештырылган укуларда компьютер серләренә төшенгән идем, аннан инглиз телен өйрәндем, биюгә йөрдем. Ландшафт дизайны буенча укулар аеруча ошады, нәрсәләр генә өйрәнмәдек!  – ди Фәүзия Бакирова.

Нурия Хаҗипова – “Өченче буын” университетында белем алучы иң актив өлкәннәрнең берсе.

– Мондый курсларда белем алып, үзеңне камилләштерү өлкәннәр өчен бик кирәк. Үзебезнең урман-кырлардан җыелган файдалы үләннәрдән фитопочмак та булдырдык. Бергәләп чәйләр, сәламәтлек өчен файдалы булган эчемлекләр ясыйбыз. Бер-беребезне сагынып киләбез, мондый үзәк өлкәннәрне берләштерү өчен бик кирәк иде, – ди Нурия Хаҗипова.

Аралашып яшәү – ул үзе бер зур бәхет. Өлкәннәребез өчен әлеге үзәк аралашу гына түгел, төрле заманча һөнәрләргә төшенү, серләшү урыны да булачак. Киләчәктә биредә төрле мастер-класслар, спорт ярышлары да уздырылачак.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев