Аңа төшә торган юлга да асфальт җәелгән, койма коелган, тротуар төзелгән. Көзнең чалт аяз көне дә ярдәм имттеме: бар да “ялт итеп” тора.
Күперне ачу тантаналы шартларда узды. Аны ачу тантанасына районыбыз җитәкчеләре, подрядчылар һәм әлбәттә, бу урамнарда яшәүчеләр. Алай гына да түгел шушы күпердән йөрүче машина йөртүчеләр дә җыелды.
Шулкадәрле көтеп алдык без бу вакыйганы, – ди биредә яшәүче Зөһрә Миргалиева. – Иске күпер чыннан да бик таушалган, куркынычсыз да түгел иде. Хәзер әнә җәяүлеләр йөрер өчен тротуарын да ясап куйдылар. Ничек сөенмисең инде. Җитәкчеләребез, төзүчеләребезгә рәхмәтән башка бер сүзебез дә юк.
Бу республикабызның чираттагы бүләге. Шундый катлаулы чорда халык өчен шундый зур кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен республикабыз җитәкчеләренә зур рәхмәт, – диде район башлыгы Айдар Шәмсетдинов. – Районыбызда 50дән артык социаль республика программасы тормышка ашырыла. Бүгенге вакыйга шул программага кертелгән төзелешләрнең бер өлеше, ачык мисалы. Әкияттәге кебек бит. Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы да исәпкә алынган.
Подрядчы “АЛЬФАСТРОЙ”- КА” ҖЧҖ генераль директоры Валерий Ефимовка район башлыгының Рәхмәт хаты да тапшырылды.
Шәһәрдәшләремне олы бәйрәм белән тәбрик итәм,чөнки безнең өчен бу зур бәйрәм. Шушы изге эш белән иң беренчеләрдән булып йөри башлаган районыбызның Мактаулы гражданины, элеккеге ПАТП җитәкчесе Владимир Кротов исән булса, хыялының тормышка ашуына бик тә сөенер иде. Бик зур рәхмәт җитәкчеләребезгә, төзүчеләребезгә. Киләчәктә инде шушы күперебезне, юлыбызны саклыйк!
– дип бөтен халык исеменнән изге теләкләрен җиткерде 5 нче ТОС җитәкчесе Рәмилә Әхмәтова.
Өр-яңа күпердән беренче машиналар узды. Алга таба да юллар, күперләребез төзекләнсен. Юлларыбыз имин булсын!
Нет комментариев