Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда “Каз өмәсе” бәйгесе узды

01 декабря 2022, 11:26

208

0

0

Мәдәният йортында узган “Каз өмәсе” бәйгесендә 7 авыл командасы катнашты.

Чараны “Җанашым” халык ансамбле “Каз өмәсе” күренеше белән башлап җибәрде.

“Татшуганның “Шөгән казлары”, Чалпының “Үткен кызлар”, Уразайның “Дегешкәйләр”, Тымытыкның “Тым Ык”, Таллы Бүләкнең “Каурыйлар”, Әсәйнең “Әсәй бүтәкәләре”, Үчәлленең “Сортлы казлар” командалары башта үзләре белән таныштырдылар, аннан иҗади  сәләтләре буенча көч сынаштылар, соңыннан “Кичке уен” номинациясе буенча һәркем үз күренешен тәкъдим итте.

Гран-прига “Дегешкәйләр” командасы лаек булды. Үчәлле, Таллы Бүләк командалары – беренче, Чалпы, Ташуган – икенче, Тымытык, Әсәй  өченче урынны алдылар.

Җиңүчеләрне котлап, район башкарма комитеты җитәсесенең социаль мәсьәләләр буенча урнбасары, жюри рәисе Дамир Гыйләҗев командаларга рәхмәтен белдерде.

“Бу бәйге безне бәбкәләр саклап үскән матур балачакка алып кайтты, халкыбызның мәдәни, рухи мирасы шулкадәр бай икәнне күрсәтте. Гореф-гадәтләребезне саклап, киләсе буыннарга түкми-чәми тапшырсак иде”, – диде ул.

Фойеда ярминкә гөрләде: казлар, үрдәкләр, эч-башлары, майлары, каурый-канатлары, мендәрләр сату оештырлды, авыл мәдәният йортлары камыр ризыклары  да пешереп алып килгәннәр иде.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев