Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә чаңгы ярышы үтте

06 февраля 2023, 08:34

182

0

0

Бүген шәһәрнең чаңгы базасында район башлыгы кубогына чаңгы ярышларының бишенче этабы үтте.

Ул Мәлбагыш мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән, үз чорында бик күп балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләгән Әхтәмов Әгъдәс Әдгам улы истәлегенә багышланган иде.
Ярышларда мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәге чаңгычылар да старт сызыгына басты.
Ярышларны ачу тантанасында район Советы аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин да катнашты.
Хатын-кызлар - 1200, ир-атлар 2400 ирекле стильдә узыштылар. Үз яшендәгеләр арасында Вячеслав Ивлеев, Денис Ишимбаев, Рамил Халиков, Азат Йосыпов, Салават Шәрәфиев, Раян Фәтклисламов, Әдилә Халикова, Мансур Галләмов, Аделия Низаметдинова, Резеда Шакирова, Нәфисә Шәфыйкова, Рәзилә Шәрипова беренче килделәр. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга лаек булучылар медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев