Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай иҗтимагый советында патриотик тәрбия мәсьәләләре каралды

02 ноября 2022, 16:41

181

0

0

Район иҗтимагый советының чираттагы утырышында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләре каралды.

Совет чорындагы октябрят, пионер, комсомол оешмаларына алмашка бүген башкалары килә. Шуларның берсе – яшь армиячеләр  хәрәкәте. Район мәктәпләрдә яшь армиячеләрнең саны 400 дән артык. Алар белән хәрби-патриотик юнәлештә бик күп чаралар уздырыла. Бу хакта "Юнармия" штабы җитәкчесе Ринат Җиһаншин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова таныштырды.

Азнакайның "Юнармия" штабы республикада иң яхшылардан, бәйгеләрдә призлы урыннар яулап киләләр, район күләмендәге барлык чараларда катнашалар.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин хәрби-патриотик юнәлештә эшчәнлеге өчен Ринат Җиһаншинга рәхмәтен белдерде һәм бу эшнең бүгенге чорда аеруча мөһим икәнлеген ассызыклды.

Иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина киләчәккә планнар белән таныштырды.

Утырышта катнашучылар патриотик тәрбия бирү буенча фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев