Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Актүбә бистәсендә Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булучылар истәлегенә матәм митингы узды

12 мая 2021, 14:51

461

0

0

.

Кичә, язгы матур иртәдә, Казанны гына түгел, бөтен дөньяны тетрәткән вакыйгадан бүген дә йөрәкләрдән кан тама. 175 нче Казан гимназиясендә булган фаҗигадә әле яши генә башлаган, киләчәккә якта, матур хыяллар белән янган балалар, күңелләрендә балаларга никадәр мәхәббәт һәм игелек орлыклары йөрткән укытучыларның гомерләре өзелде...

Бүген, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Татарстанда Матәм көне дип игълан ителде.

Бөтен яшәешне берләштергән кайгыдан актүбәлеләр дә читтә калмады. Бүген анда гимназиядә һәлак булучылар истәлегенә матәм митингы узды. Чарага килүче балалар, өлкәннәр фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев