Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Актүбә ат-спорт мәктәбендә "Татнефть" призларына ат ярышлары узды

17 июля 2021, 21:41

539

0

0

.

Бүген Актүбә ипподромы территориясендә "Татнефть" җәмгыяте призларына ат ярышлары узды.

Анда Актүбә, Әлмәт, Кичүчат, Бөгелмә, Норлат, Яр Чаллы ат спорт мәктәпләре спортчылары выездка һәм конкур төрләре буенча көч сынашты.

Ярышны ачуда  Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Марсель Шәйдуллин ярышта катнашучыларны бәйрәм белән котлап,  уңышлар теләде, районыбызда ат спортын үстерүдә бәяләп бетергесез ярдәме өчен нефть компаниясенә һәм аның җитәкчесе Наил Магановка рәхмәтен белдерде. Актүбә спорт мәктәбендә 50 бала шөгыльләнә һәм алар ярышларда районыбыз данын лаеклы яклыйлар. 

Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында шулай ук компаниянең республикада ат спортын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп узды.

Бөтенроссия категорияле баш хөкемдар Галина Ипатованың катнашуы да бу ярышларга зур дәрәҗә өстәде. 

Бу хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев