Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зур уңышларга аның тырышлыгы белән ирешелде

"Татарстан ВАМИН" ААҖ филиалы - Азнакай май заводы бүгенге көндә сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. Әмма төрле чорлар булды. 1970 елларда заводның хәле бер дә шәптән түгел иде: цехлар торышы начар, административ бинаның исеме генә, заманча җиһазга кытлык... Ул чакта заводны киләчәктә ни көтүен берәү дә күз...

"Татарстан ВАМИН" ААҖ филиалы - Азнакай май заводы бүгенге көндә сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. Әмма төрле чорлар булды.

1970 елларда заводның хәле бер дә шәптән түгел иде: цехлар торышы начар, административ бинаның исеме генә, заманча җиһазга кытлык... Ул чакта заводны киләчәктә ни көтүен берәү дә күз алдына да китерә алмады. Ә бит предприятиене аякка бастыручы, алай гына да түгел, аны иң яхшылар рәтенә менгерүче җитәкче табылды. Кыю, максатына ирешүчән, үз эшенең остасы, гадел һәм таләпчән Мөдәрис Мөнир улы Гаязов йөзләрчә кешенең таянычы, терәге, өмете булып, завод директоры вазифасына алынды.

Ул үзенә көчле, профессионал команда туплады һәм предприятиене өр-яңадан кору эшенә тотынды. Нәтиҗәдә продукция ассортименты шактый киңәйде, сөт эшләнмәләрен полиэтилен капларга бүлеп тутыручы заманча автоматлар куелды. Бу исә сатып алучыга уңайлык һәм гигиена таләпләрен саклау мөмкинлеге тудырды. Җитештерү, сыр ясау, май, сөт, бүлү, ЗЦМ, техник казеин җитештерү цехлары реконструкцияләнде.

Әчетү цехы, котельный, 60 кешелек ашханәне дә кертеп, кибет, дегустация залы, административ кат урнашкан сәүдә-көнкүреш комплексы сафка басты. Сөт продуктлары һәм беренчел кирәкле азык-төлек ваклап сату кибетләре алынды.

Мөдәрис Гаязовның югары профессиональлеге, оештыру сәләте, тынгысызлыгы бәрабәренә завод югары күрсәткечләргә иреште һәм республикада гына түгел чит төбәкләрдә дә сәүдә базарында үз урынын алды, конкурентлык сәләтен үстерде. Шуның өчен дә хәзер предприятие аягында нык тора һәм киләчәге ышанычлы.

Үзе сайлаган юлдан ныклы адымнар белән атлавы, үҗәтлеге, оештыру сәләте барлык дәрәҗә җитәкчеләр, республика җитештерүчеләре арасында Мөдәрис Мөнир улының абруен күтәрде, аны һәммәсе хөрмәт итә, күпләр киңәшчесе, остазы саный.

Шул рәвешле, бүгенге көндә завод цехлары заманча җиһазланган, төзек территорияле, хезмәткәрләргә тиешле эш һәм ял шартлары тудырылган эре, күптармаклы предприятиегә әверелде. 200 хезмәткәр эшли. Завод җитештергән продукция халыкара, илкүләм, республика дәрәҗәсендә югары бәяләнә һәм күп тапкырлар бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә дипломнарга, медальләргә, "Иң яхшы товар" исемнәренә ия булды. Бу уңышларның барсы белән дә без Татарстанның, Россиянең азык-төлек индустрияләре атказанган хезмәткәре, ВДНХның көмеш медаль иясе Мөдәрис Гаязовка бурычлы.

Тормыш иптәше Флюра Фәтхелисламовна алар 39 ел бергә гомер кичерәләр. Уллары Эдуард ике югары белем ала. Бүгенге көндә «ВАМИН Татарстан» АҖ генераль директоры урынбасары. Тормыш иптәше Гүзәл Казан шәһәре Вахитов районы җәмгыяви судьясы. Кызлары Миләүшә югары юридик белем ала, аспирантура бетерә, бүгенге көндә шәхси эшмәкәр. Кияүләре Николай Казан шәһәрендә юрист булып эшли. Гаязовлар өч оныкның яраткан әби-бабасы.

Һөнәри осталыгы, хезмәт сөюе, үз дигәнендә нык торуы нәтиҗәсендә М. Гаязов менә инде 30 ел Азнакай май заводына җитәкчелек итә. Шул чор дәвамында ул заводның тотрыклы үсешен тәэмин итәргә омтыла һәм ул моңа ирешә дә.

Мөдәрис Мөнир улы! "Татарстан ВАМИН" ААҖ филиалы - Азнакай май заводы коллективы Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән ихластан котлый һәм алга таба да зур уңышлар, җиңүләр, барлык максат-теләкләрегезнең үтәлүен тели. Һәр көнегез яңа үрләргә ирешеп, рәхәт һәм шатлыкта үтсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев