Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зөлхәбирә Миннегалиева: "Улымның үземнән алда җир куенына керүен авыр кичерәм"

Сагынулар була төрлечә. Берәүләр балачагын, беренче мәхәббәтен, классташларын, укытучыларын, туган авылын сагына. Болар кайчан да булса бер очрашырбыз дип өмет итә. Өметсез сагыну да була. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 25 ел үтеп тә китте. Кайчандыр шатлыклы булган бу көн минем өчен төзәлмәслек йөрәк ярамны яңарта торган көнгә әйләнеп калды. Улыбыз...

Сагынулар була төрлечә. Берәүләр балачагын, беренче мәхәббәтен, классташларын, укытучыларын, туган авылын сагына.

Болар кайчан да булса бер очрашырбыз дип өмет итә. Өметсез сагыну да була.


Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 25 ел үтеп тә китте. Кайчандыр шатлыклы булган бу көн минем өчен төзәлмәслек йөрәк ярамны яңарта торган көнгә әйләнеп калды.


Улыбыз Хәйдәр Миннегалиев ут эченнән исән-сау кайтса да, 2012 елның 30 августында безне олы кайгыга салып, бакыйлыкка күчте.

Баламның үземнән алда җир куенына керүен бик авыр кичерәм. Ходайдан сабырлык теләп, дога кылам.


Кичер, улым, гомерләр бит
Ходай Тәгаләдән бирелгән,
Язмышыңа ни язылса,
Күрми калып булмый диелгән.
Авыр чакларымда минем янда
Синең бәләкәчең - кызың бар.
Шатлыкларны бергә бүлешәбез,
Күңелләрдә һәрчак моңлы зар.

Зөлхәбирә Миннегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зљлхђбирђ Миннегалиева: "Улымның үземнән алда җир куенына керүен авыр кичерәм"